Яшел сәхифәләрне ачып. Татарстан районнарында Экология министрлыгы инспекторлары иң кечкенәләр өчен кызыклы экодәресләр үткәрде

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре Түбән Кама шәһәренең 29 нчы мәктәпнең беренче сыйныф укучыларына туган як экологиясе турында җентекләп сөйләде. Балалар хәзер нинди экологик проблемалар барлыгын һәм аларны хәл итү өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр. Укучылар үз шәһәрләренең тәртибен һәм чисталыгын күзәтергә вәгъдә иттеләр.

Ә Баулы районының 5 нче мәктәбенең беренче сыйныф укучыларын Ык буе ТИ экологлары Министрлык үткәрә торган табигатьне саклау чаралары һәм акцияләр белән таныштырдылар. Алар балаларга сентябрь аенда уку елы башлану белән старт алган «Мәктәп экопатруле» конкурсы турында сөйләделәр. «Конкурста катнашу өчен «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасын күчереп алырга, анда теркәлү узарга һәм теркәлгән чүплекләр белән фото яки видеохәбәрләр җибәрергә кирәк», – дип сөйләде Ык буе ТИ 3 разрядлы өлкән белгече Алия Йосыпова. Конкурс башыннан Министрлык мәктәп укучыларыннан 108 хәбәр алган. Нәтиҗәләр буенча иң актив мәктәп укучылары Экология министрлыгыннан бүләкләр һәм призлар алачак.

Арчаның 2 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Төньяк территориаль идарәдә булдылар. Яшь экологларны идарә җитәкчесе Ленар Касыймов каршы алды, ул алар өчен таныштыру экскурсиясе үткәрде. Биредә балаларга инспекторларның ни белән шөгыльләнүләре, пробаларны сайлап алуларның ничек уздырылуы һәм хәзер Экология министрлыгы инспекторлары составындагы хезмәттә нинди техник яңалыклар булуы турында сөйләделәр. «Минемчә, мондый дәресләрне үткәрергә кирәк. Һәр кеше, хәтта бала да, табигать турында кайгырта ала һәм аңа ничек ярдәм итәргә кирәклеген белергә тиеш, әгәр хокук бозу күрсә, кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белеп торырга тиеш», – ди Ленар Касыймов.

Экодәресләр турында истәлек өчен барлык катнашучыларга истәлеккә китап-буяулар бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International