Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә ел башыннан 341 мөрәҗәгать килде.
Нурлатның 2 нче мәктәбе укучылары үз куллары белән матур һәм файдалы сыйлар ясадылар. Экодәрес Үзәк китапханәдә үтте.
2 февральдән 9 февральгә кадәр Казанда атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тоту автомат станцияләре атмосфера һавасында пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрациясеннән артып китүен теркәмәгән.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы видеоконференция режимында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимын җайга салу буенча ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышында катнашты.
Тематик Экология көне кысаларында ВДНХда Россия күргәзмә-форумында 8 февральдә «Россия суы» сессиясе узды. Россия Табигать министрлыгының Су ресурслары өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу департаменты директоры Роман Минухин җитәкчелегендә тере дискуссия режимында төбәк министрлыклары җитәкчеләре һәм фәнни берләшмә вәкилләре «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның казанышлары, нәтиҗәләре һәм тәҗрибәсе, шулай ук су объектларын саклау һәм сәламәтләндерү өлешендә комплекслы алым турында фикер алыштылар.
Бүген «Экология көне» кысаларында Мәскәүдә «Россия» халыкара күргәзмә-форумында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм «Ирбис» ак барсны өйрәнү һәм саклау үзәге» төбәкара ассоциациясе арасында килешү имзаланды. Документка экология министры Александр Шадриков һәм «Ирбис» үзәге Попечительләр советы рәисе Али Узденов имза куйдылар.
Азнакай шәһәре мониторингы барышында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе экологлары Солтангалиев урамы, 20 адресы буенча рөхсәтсез кар өеме урнаштырылуын ачыклаганнар.
Чаллы шәһәре территориясен тикшерү барышында Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан 68 микрорайонда Шилнә елгасының су саклау зонасында рөхсәтсез калдыклар урнаштыру ачыкланды.
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков беркетелгән районга эш визиты белән килде. Нурлатта ул «Нурлат элеваторы» ЯАҖ һәм «Нурлат җылылык челтәрләре» АҖ хезмәт коллективлары җыеннарында катнаша.
2024 елның 6 февраленнән 4 мартына кадәр Учи.ру мәгариф платформасында 1-9 сыйныф укучылары өчен экология һәм әйләнә-тирә дөнья буенча бөтенроссия онлайн-олимпиадасы узачак. Олимпиада «Экология» илкүләм проектына ярдәм итү өчен үткәрелә.