Лицензия таләпләрен үтәмәү «Агрохимия» ҖЧҖ өчен административ штрафка әйләнде

2024 елның 28 июне, җомга

Купербаш ятмасындагы җир асты байлыкларыннан файдалану шартларын бозуны  экологлар ачыклаган. Территорияне тикшерү һәм транспорт чараларын күзәтү нәтиҗәләре буенча Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары лицензияле участоктан  файдалы казылма ятмаларын каплаучы тау токымнарын читкә чыгару фактын ачыклый алдылар.

Экологлар аңлатуынча, бу ятма  известьташ чыгару өчен кулланыла.

«Лицензия килешүенең 2.1 пункты нигезендә лицензия иясе туфрак - үсемлек катламын һәм өслек (ачылгандагы) токымнарын аерым җыюны һәм саклауны тәэмин итәргә тиеш. Токымнарны башка максатларда куллану «Җир асты турында»гы Федераль законның 11, 23 статьяларын һәм Россия Җир кодексының 136-ФЗ номерлы 13, 42 статьяларын бозу булып тора»- дип билгеләделәр Төньяк территориаль идарә белгечләре.

Материаллар чаралар күрү өчен Арча районы прокуратурасына тапшырылды. Нәтиҗәдә, «Агрохимия» ҖЧҖ директоры - вазифаи затка карата  Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  7.3. статьясының 2 өлеше буенча административ эш кузгату турында карар чыгарылды.   Хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылды, штраф билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International