Чистайда хокук бозулар бетерелгән!

2024 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Экология министрлыгы инспекторлары Чистай шәһәр прокуратурасы вәкилләре белән бергә Чистайда, социаль челтәрләр мәгълүматлары буенча, битум агып чыккан  урынны тикшерделәр.

Тикшерү барышында пычранган туфракның җыеп алынганлыгы ачыкланган. Йөк автотранспорты һәм йөк төягеч эзләре бар.

Битум калдыкларының эзләре күзәтелми. Җир муниципаль милектә тора. Территория тиешле хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International