Кама буе районында чүплекләр белән көрәштә алга таба хезмәттәшлек векторы билгеләнде

2024 елның 26 июне, чәршәмбе

Бүген Кама буе экологлары Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Тукай районнары, Чаллы шәһәре Башкарма комитетлары, шулай ук «Гринта» региональ операторы җитәкчеләре белән законсыз  чүплекләр урнаштыруга юл куймау һәм элек ачыкланган чүплекләрне оператив рәвештә бетерү буенча эшне дәвам иттеләр.

Киңәшмә кысаларында ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе башлыгы Камил Нәҗмиев санитар-экологик икеайлыкка йомгак ясады. Ул башкарма комитетларга чүплекләрне бетерү һәм территорияләрне төзекләндерү эшләре өчен рәхмәт белдерде. Кама буе зонасы территорияләрен санитар чистарту чараларында барлыгы 113 мең кеше катнашты, каты көнкүреш калдыклары полигоннарына 16,3 мең куб.м. чүп-чар чыгарылды, 1462 берәмлектән артык техника җәлеп ителде, 160 меңгә якын агач һәм 42 мең куак утыртылды. «Хәзер чүплекләрне бетерүгә инспектор рейдлары вакытында бирелгән кисәтүләр буенча аерым игътибар бирергә кирәк», - дип ассызыклады Камил Нәҗмиев. Бүгенге көндә Кама буе идарәсе кисәтүләре буенча 53 чүплек  бетерелгән.

Республиканың көнчыгыш зонасында каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча регоператор директоры Евгения Фәһим кызы җыю мәйданчыкларыннан калдыкларны чыгарганда барлыкка килгән кайбер проблемаларга игътибар итте. Ул билгеләп үткәнчә, төзелеш калдыклары һәм үсемлек калдыкларының контейнер мәйданчыкларына эләгүен булдырмау турында массакүләм мәгълүмат чараларын җәлеп итеп, халык арасында аңлату эшләре алып бару кирәклеге бар.

Эшлекле очрашу кысаларында катнашучылар шулай ук «Комунсервис» ҖЧҖнең каты коммуналь калдыкларны сортларга аеру буенча җитештерү цехы белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International