Казансу елгасы өчен «Ирекле агым». Экология министрлыгының елганы чистарту проекты быел да дәвам итә

2024 елның 26 июне, чәршәмбе

Казанда Казансу елгасы үзәнен чистартуга юнәлдерелгән «Ирекле агым» экологик проекты яңадан старт алды. Проект 2022 елдан алып барыла торган зур фәнни эш кысаларында Экология министрлыгы һәм Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла. Бу «Татарстан Республикасы елгалары һәм сулыкларының экологик торышын яхшырту» комплекслы проекты.

2022 елда Казансу елгасының һәм аның кушылдыкларының су җыю территориясендә географик тикшеренүләр үткәрелгән, су пробаларын алу планы-графигы, тикшеренүләр составы һәм күләме координацияләнгән, шулай ук язгы ташкынның төп фазасы чорында көн саен сайлап алулар уздырылган. Тискәре йогынты факторлары ачыкланган, алар арасында күпчелек өлеше терлекчелек калдыклары туплану һәм каты коммуналь калдыклар урнаштыру объектлары, яр буе саклау полосасы чикләрендә җирләрне эшкәртү.

«Су объектларының экологик торышын яхшыртуга юнәлдерелгән бу эшләрне дәвам итеп, 2023 елда «Ирекле агым» ярдәмче проекты старт алды. Бу проект - Казансуны экореабилитацияләү буенча зур эшебезнең бер өлеше. Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге белән бергә без инде икенче ел елгадагы чүпне, ауган агач- куак калдыкларын, җимерекләрне чистартабыз», - дип сөйли су объектларын саклау бүлеге башлыгы Вячеслав Долгов.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елда Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге көче һәм волонтерлар тарафыннан 25 агач  аву урыннары  чистартылган: бу 1700 куб.м. агач, 1200 тонна агач һәм 480 капчыктан артык чүп.

«Ауган агачлар кечкенә суднолар өчен куркыныч тудыра, балыкларның табигый яшәү шартларын боза, торак пунктлардан елгага кергән көнкүреш калдыкларын туплый һәм елга агымының тизлеген киметә, бу су агымының ләмләнүенә китерә», -  дип билгеләде Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе урынбасары Андрей Агарков.

«2023 елда без 25 ауган агач өмнәрен чистарттык. Аларның иң зурысының биеклеге су дәрәҗәсеннән өч метр, ә киңлеге җиде метр тәшкил итте. Чистартудан соң елга  «сулыш алды»», - дип билгеләп үтте спикер.

Исегезгә төшерәбез, ТР Экология министрлыгының « Ирекле агым» проекты «Экология» илкүләм проектының максатларына ирешүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International