Арчаның реабилитация үзәге тәрбияләнүчеләре экологлар белән бергә тәҗрибәләр һәм экспериментлар дөньясына чумды

2024 елның 25 июне, сишәмбе

Экологик белем бирүне табигать дөньясына экскурсия үткәрмичә күз алдына да китереп булмый, дип саный ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре. Экологик тәҗрибәләр үткәрү серләре һәм үзенчәлекләре бу юлы Арчаның «Исток надежды» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр белән бергә ачылды. 
Балаларга лаборатория хезмәткәрләренең су, һава, туфракның сыйфатын ничек тикшерүләрен күрсәттеләр. Кечкенә табигать сөючеләрне микроскоп белән таныштырдылар һәм хәтта төрле экспериментларда катнашырга мөмкинлек бирделәр. Тәрбияләнүчеләр чиратлап буяуны тасмаларга тамыздылар,  ә аннары аны эремәгә төшерделәр һәм процессны күзәттеләр.
Реабилитация үзәге белгечләре билгеләп үткәнчә, экскурсия чын мәгънәсендә файдалы булган, чөнки балалар беренче тапкыр төсле пробиркалар, химик стаканнар, колбалар белән таныштылар.
«Мондый чаралар балаларның әйләнә-тирә мохит турында белемнәрен киңәйтә һәм тирәнәйтә. Алар танып белү активлыгын һәм кызыксынучанлыгын үстерәләр, ә иң мөһиме, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбиялиләр», - дип нәтиҗә ясадылар балалар остазлары.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International