Узып баручы атнада күкертле водород һәм углерод оксиды буенча арту теркәлгән

2024 елның 28 июне, җомга

22-28 июньдә Казан шәһәрендә атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тоту автомат станцияләре (АСКЗА) атмосфера һавасында пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән артуларны теркәгән.

АСКЗА-1 (Осиново авылы, Зеленодольск муниципаль районы) күкертле водород буенча;

АСКЗА-3 (Казан шәһәре, Максимов урамы, 76) углерод оксиды буенча.

Казан шәһәрендә урнашкан башка АСКЗА пычратучы матдәләрнең артуы теркәлмәгән.

Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, АСКЗА-2 (Казан шәһәре, Идел буе районы, Павлюхин урамы, 75 йорт) аммиакны үлчәү буенча газ анализаторы 2024 елның 10 июненнән тикшерүдә.

АСКЗА-3 (Казан шәһәре, Максимов урамы, 76) азот диоксидын үлчәү буенча газ анализаторы  2024 елның 13 июненнән тикшерелә.

Шуны исәпкә алып, аммиак, фенол, оксид һәм азот диоксиды буенча мәгълүматлар Татарстан Республикасының Экологик картасында күрсәтелми.

Белешмә: 2024 елның 01 гыйнварыннан 28 июненә кадәр атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның 17 автомат станциясе 2,183 млн. үлчәү башкарган, шул исәптән Казан шәһәрендә атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның биш автомат станциясе 663 меңнән артык үлчәү  уздырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International