Чистай районы территориясен күчмә тикшерү барышында Экология министрлыгының Идел-Кама идарәсе инспекторлары тарафыннан кышкы юлларны җыештырганнан соң рөхсәтсез кар салу факты ачыкланды.
Бүген Мәскәүдә табигатьтән рациональ файдалану фондының «Утильләштерү мәктәбе: электроника» федераль программасы йомгаклары буенча бүләкләү тантанасы узды.
Күчмә экологик лаборатория ярдәмендә җил юнәлешен исәпкә алып сайланган ноктада, шулай ук янәшә урнашкан предприятиеләрнең санитар-күзәтү зонасы читеннән һава пробалары сайлап алынган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча атмосфера һавасында рөхсәт ителгән күкертле водород концентрациясенең 11 тапкыр артуы ачыкланган.
1 февральдән 31 мартка кадәр «Яшел Евразия» икенче халыкара климат конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Бу Евразия икътисади берлеге (ЕАЭС) территориясендә климат өлкәсендә елның төп вакыйгасы.
Җир асты байлыкларын кулланучыларга уңайлы булсын өчен «Росгеолфонд» учреждениесе җир асты байлыклары белән файдалану хокукына игълан ителгән аукционнар турында мәгълүмат белән телеграм-канал эшләгән (сайт мәгълүматлары буенча torgi.gov.ru).
11-17 март көннәрендә Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 79 мөрәҗәгать килгән. Аларның 7се «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша, 11се «Халык контроле» системасы аша, 2се «ПОС» кире элемтә платформасында теркәлгән һәм 59 хәбәр Министрлыкның башка элемтә каналлары аша кабул ителгән.
Алексеевск районында экомониторинг вакытында Идел-Кама идарәсе инспекторлары Алексеевск авылы янында законсыз балчык чыгаруны ачыклаганнар. Карьерның гомуми мәйданы 300 м2 тәшкил итә.
Экология министрлыгының Идел аръягы идарәсе инспекторлары Буадагы «Илһам» ислам үзәгендә булып, экологик дәрес үткәрделәр. Дәрес татар телендә узды, ә төп тема-мөселман мәдәнияте өлеше буларак табигатькә карата кайгыртучан мөнәсәбәт.
Бүген безнең рубрика герое - Лилия Сәлмән кызы Казакова. Менә инде 10 елга якын ул Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсендә эшли. Ачык күңелле һәм игелекле кеше, искиткеч инспекторыбыз Татарстанның төп байлыкларының берсе булган җир асты байлыкларының саклануын күзәтә.
Экология министрлыгының Идел-Кама идарәсе башлыгы Рафис Әхмәтҗанов идарәнең 2023 елдагы эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул Алексеевск, Әлки, Аксубай, Яңа Чишмә, Спас, Балык Бистәсе һәм Чистай районнары башкарма комитетлары вәкилләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашындагы киңәшмәләрдә доклад белән чыгыш ясады.