Ел башыннан 17 автомат контроль станциясе 852 меңнән артык үлчәү башкарган, шул исәптән Казанда урнашкан биш станция 284 меңнән артык үлчәү ясаган.
Экология министрлыгына Буа районында яшәүчедән Татар Буасы авыл җирлеге территориясендә туфракның уңдырышлы катламын үз белдеге белән алу һәм күчерү турындагы мөрәҗәгате килде.
Сарман районы территориясендә күчмә тикшерү барышында Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары Сарман авылында Профсоюз урамында һәм Җәлил шәһәр тибындагы бистәдә рөхсәтсез салынган кар өемнәрен ачыклаганнар.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында экоактивистлар очрашуы булып узды. Анда экологик берләшмәләр кураторлары һәм Казан югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары вәкилләре катнашты.
Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан экологик мониторинг барышында Теләче районының «Чиста» ҖЧҖ биологик чистарту корылмаларының агынты суларын җитәрлек чистартмау факты теркәлгән.
Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары «Карлыгач» балалар бакчасы балалары өчен «Табигать белгечләре» дип аталган экологик чара оештырганнар.
Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Мамадыш районы территориясендә, Нократ елгасы ярында, Мамадыш шәһәре янында төбәк дәүләт геологик контроле үткәргәндә санкцияләнмәгән карьерны ачыклаганнар.
Татар табигатьне саклау районара прокуратурасы соравы буенча экологлар район территориясендә санкцияләнмәгән кар чүплекләрен карадылар.
Татарстан оешмаларыннан электрониканы бушлай утильләштерүгә табигатьтән рациональ файдалану фондына 1617 гариза килгән. Республиканың 32 торак пункты территориясеннән 185 тоннадан артык электрон һәм электр җиһазлары калдыклары чыгарылган инде. Программада катнашкан оешмаларның гомуми саны 547 тәшкил итә.
ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе башлыгы Ленар Касыймов Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба һәм Теләче районнары Башкарма комитетлары вәкилләре катнашында киңәшмәләр үткәрде.