Бүген санитар-экологик икеайлык белән бергә «Экояз» республика конкурсы старт ала.
Бүген, 1 апрельдә, санитар-экологик икеайлыкка старт бирелде. Аның төп максаты-чүплекләрне бетерү һәм кыштан соң территорияләрне төзекләндерү.
Бүген шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасының экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков булачак санитар-экологик икеайлык турында сөйләде. Ул гадәттәгечә 1 апрельдән башлана. Аның төп максаты - чүп-чар өемнәрен бетерү һәм кыштан соң территорияләрне төзекләндерү.
Быелның 1 гыйнварыннан 29 мартына кадәр атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның 17 автомат станциясе 1,5 млн. үлчәү башкарган, шул исәптән Казан шәһәрендә атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның биш автомат станциясе 500 меңнән артык үлчәү уздырган.
Кире элемтә платформасы аша Пчеловод авылында яшәүчеләрдән, күз аллаулары буенча, «Кама» ҖЧҖ заводы ягыннан яман ис турында шикаять килгән.
«Татарстан Республикасының экологик картасы» мәгълүмат системасы яңа бүлек белән тулыланды.
Экология министрлыгының экологик белем бирү бүлеге белгечләре «Экология дөньясына адымлап» дигән дәрес үткәрделәр.
Бүген Экология министрлыгында Казан, шулай ук башкалага якын Югары Ослан, Питрәч, Биектау, Зеленодольск һәм Лаеш районнары администрацияләре вәкилләре белән киңәшмә узды.
Төньяк территориаль идарәсе башлыгы Ленар Касыймов Кукмара, Теләче, Әтнә, Саба, Балтач һәм Арча районнары башкарма комитетлары җитәкчеләре белән очрашты.
Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Әлмәт шәһәренең 26нчы мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен лаборатория буенча экоэкскурсия үткәрделәр.