Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Чистайдагы территориаль идарәсендә Татарстан Республикасының Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе вәкилләре катнашында семинар узды. Чара җир асты һәм җир өсте суларыннан файдалану өчен рөхсәт документлары өлкәсендә мәгълүмат дәрәҗәсен арттыру максатында оештырылды.
Фикер алышу өчен төп темалар булып судан файдалану һәм җир асты суларын лицензияләү өлкәсендәге закон нигезләре; рөхсәт документларын рәсмиләштерергә тиешле судан файдалану төрләре; карарлар, шартнамәләр алуга гариза рәсмиләштерүнең гамәли аспектлары; шулай ук җир асты һәм җир өсте суларын куллану өлкәсендәге хокук бозулар өчен җаваплылык торды. Барлык мәсьәләләр буенча аңлатмалар һәм кирәкле консультацияләр бирелде.
Мондый практик семинарлар үткәрү белмәү аркасында хокук бозуларга юл куймаска һәм закон таләпләрендәге үзгәрешләр турында хәбәрдар булырга мөмкинлек бирә.