Экологлар кисәтүе буенча Ютазы районында чүплек бетерелде

2024 елның 7 августы, чәршәмбе

Ютазы районының Урыссу шәһәр тибындагы бистәсен күзәтү барышында Экология министрлыгының Ык буе идарәсе инспекторлары төзелеш калдыкларын туплау урынын ачыкладылар. Санкцияләнмәгән чүплекнең мәйданы 80 кв. метр тәшкил итә. Күләме – 28 куб. м.

Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесенә табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның рөхсәт ителмәве һәм бозуны бетерү кирәклеге турында кисәтү җибәрелде.

Хәзерге вакытта территория тиешле хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International