Биләр музей-тыюлыгы хезмәткәрләре экологик акция үткәрде. Алтын Дага («Золотая подкова») күленең яр буе территориясен җыештырдылар. Дага формасындагы күл тиз генә барлыкка килмәгән, бәлки Кече Чирмешән елгасы үзәнен чистарту эшләренең нәтиҗәсе булгандыр.
Активистларның уртак тырышлыгы белән 150 килограммнан артык көнкүреш чүп-чарлары җыелды. Өмәдә катнашучыларның барысы да башкарылган эштән канәгать калдылар, чөнки хәзер күл буенда тәртип хөкем сөрә!