Көньяк-Көнчыгыш ТИ инспекторлары чүплекне суд аша бетерүгә ирешә

2024 елның 6 августы, сишәмбе

Мәйданы – 4200 кв.м, күләме – 3800 куб.м. Лениногорск районында Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары ачыклаган санкцияләнмәгән чүплекнең габаритлары шундый. Писмән авыл җирлеге территориясендә урнашкан каты көнкүреш калдыклары полигонының көнчыгыш бортында бик зур чүп-чар өеме хасил булган. 

ТР буенча Росреестр идарәсе мәгълүматлары буенча, әлеге җир кишәрлеге муниципалитет милкендә, димәк, бу территорияне карап тоту – аларның җаваплылыгы өлкәсендә.   

Писмән авыл җирлеге башкарма комитеты адресына кисәтү белдерелеп, аннары хокук бозуларны бетерүгә дәгъва белдерелде. Экологларның законлы таләбе үтәлмәү сәбәпле, Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Лениногорск район судына дәгъва гаризасы әзерләп җибәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International