Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәртә: урманда куркынычсызлык техникасын саклагыз!

2024 елның 6 августы, сишәмбе

Җәйге сезонда урманда янгын чыгу ихтималы аеруча югары. Һәлакәткә юл куймау һәм куркынычсызлык техникасының гади кагыйдәләрен үтәү мөһим. Урманда нәрсә эшләргә ярамый:

- Янган шырпы, тәмәке төпчекләрен ташларга һәм чүп-чар калдырырга

- Куе куаклыкларда, агач, торф өемнәре янында, өлгергән авыл хуҗалыгы культуралары янында учак ягарга

- Урманда үзеннән-үзе яна торган материал: май һәм бензин сеңдергән чүпрәкләр, пыяла савыт калдырырга

- Камышны һәм агачларның коры ботакларын яндырырга

- Учакны тиз кабынучан сыеклыклар ярдәмендә яисә җилле вакытта ягарга

- Тукталыштан соң учакны караусыз яки сүндермичә калдырырга

Әгәр дә сез урман янгыны шаһиты булсагыз, кичекмәстән бәла-каза зонасын ташлап китәргә яки күл табарга тырышыгыз. Су уттан ышыкланырга ярдәм итәчәк. Күлгә керергә, башыңны кием белән капларга, битеңне суга батырырга һәм мөмкин кадәр сирәгрәк суларга кирәк.

Аз гына төтен чыкса да, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 112 яки 101 телефоннары аша шалтыратыгыз һәм янгын турында хәбәр итегез.

Үзегезне һәм бай урманнарыбызны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International