Кама акваториясендә җир асты байлыкларыннан законсыз файдалану фактына чик куелды

2024 елның 7 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Кама акваториясендә мониторинг барышында гомумтаралган файдалы казылмаларны лицензиясез чыгару ачыкланды. Кишәрлекләрнең берсендә «Речной-21»буксир-этәргеченә төяп чыгару эшләрен алып баручы земснаряд теркәлде. Кама бассейны эчке су юллары администрациясенә сорау буенча йөзү чарасының хуҗасы билгеләнде.

Ачыкланган факт буенча барлык мәгълүмат җинаять эше кузгату турында карар кабул итү өчен Чаллы шәһәре полициясенең линия бүлегенә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International