Иртәгә, 20 апрельдә, барлык халыкны Дәрвишләр бистәсендәге Комсомол күлендәге өмәдә көтәләр.
Татарстанда 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башланды. Чараның беренче ике атнасында республиканың 45 мең кешесе катнашты.
Бүген Татарстанда 1 апрельдә старт алган санитар-экологик икеайлык кысаларында Экологик күзәтчелек дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы Гадел Алимов һәм экология министрлыгының Үзәк идарәсе башлыгы урынбасары Алексей Виноградов катнашында Татарстан районнарына авиоэлемтә үткәрелде.
Бүген Казанның 19 нчы гимназиясендә фән фестивале узды. Бу чара инде беренче ел гына түгел, фестиваль 16 тапкыр оештырылган, әмма быел фестиваль Татарстанның Рәисе игълан иткән фәнни-технологик үсеш елына багышланган.
«Акыллы балалар» балалар бакчасы тәрбиячеләре экоакция үткәрергә һәм балалар мәйданчыгын җыештырырга карар иттеләр.
Санкцияләнмәгән калдыклар җыю урыннарын ачыклау максатыннан Экология министрлыгының Үзәк идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Совет районын тикшерделәр. Тикшерү барышында табигатьне саклау законнарын бозуның 8 очрагы ачыкланган.
Гуманитар дисциплиналар атналыгы кысаларында В.Ф.Ежков исемендәге Арча мәктәбендә «Фән баскычлары буенча – киләчәккә» дигән фәнни-гамәли конференция узды.
Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган объектларның дәүләт реестрын төзү һәм алып бару кагыйдәләрен төзәтүче Хөкүмәт карары расланды
Экология министрлыгына массакүләм мәгълүмат чараларыннан Казан шәһәренең Вахитов районындагы Югары Кабан күленә торбадан пычрак агынты су агызу турында мөрәҗәгать килде.
Язның беренче хәбәрчеләре булып саналган сыерчыклар өчен ояларны безнең «Экояз» кысаларында Раифа махсус уку-тәрбия учреждениесе тәрбияләнүчеләре һәм Татарстандагы төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсе хезмәткәрләре ясаган.