«Чиста ил» финиш сызыгында. Ел ахырына кадәр «Экология» илкүләм проекты кысаларында Россиядә тагын 56 санкцияләнмәгән чүплек бетерелә

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

Россиянең 37 төбәгендә рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннарын җыештыру эшләре төгәлләнеп килә. Куркыныч объектлар 10 миллионнан артык кеше яшәгән торак пунктлар янында урнашкан. Бу кешеләрнең тормышына тискәре йогынты ясаган, әмма «Экология» илкүләм проектының «Чиста ил» федераль проекты ярдәмендә күңелсез күршелек турында онытырга мөмкин.

Хәзер белгечләр 960 гектар мәйданлы 56 чүплекне бетерүне дәвам итәләр. Бу 1400 футбол кыры территориясе белән чагыштырырлык.

Чүплекләрдә эшләр тәмамлангач, лаборатор анализ һәм техник үлчәүләр үзәге объектта туфрак, су, һава үрнәкләрен алачак. Әгәр билгеләнгән рөхсәт ителгән чик концентрацияләр буенча арту сакланса, эшләр кабул ителмәячәк.

2024 ел ахырына «Экология» илкүләм проектының «Чиста ил» федераль проекты буенча Россиядә бетерелгән чүплекләр саны 191 җитәчәк.

Исегезгә төшерәбез, федераль проектны гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанда Саба районының Шәмәрдән авылында нефтьле пычранулар белән бозылган җирләр рекультивацияләнде, Түбән Кама районының Прости авылында (15,14 га) һәм Минзәлә шәһәрендә (6 га) 2 чүплек рекультивацияләнде. 815 мең кешенең яшәү шартлары яхшыртылды. Шулай ук 14,14 га мәйданлы Самосырово полигоны рекультивацияләнеп, 342,9 мең кеше эшләрнең уңай нәтиҗәсен тойган инде. Ә 2023 елдан Саба районының Шәмәрдән авылында Завод урамындагы тагын бер объектта эшләр башланган.

«Чиста ил» федераль проектына алмашка «Генераль җыештыру» килә. Проектның максаты шулай ук әйләнә-тирә мохитне пычратуны булдырмау һәм халыкның экологик иминлеген тәэмин итү булачак. Россия Федерациясе территориясендә кимендә 50 шундый объектны бетерү күздә тотыла, аларның исемлеге объектларны бәяләү һәм категорияләү уздырылганнан соң төзеләчәк һәм расланачак. Бу максатларга 157,3 млрд.сум салынган. Яңа федпроект кысаларында Татарстанда Нурлат шәһәрендә 21,9 га мәйданлы каты көнкүреш калдыклары полигонын рекультивацияләү планлаштырыла», – бу хакта журналистлар белән узган матбугат конференциясендә экология министры Александр Шадриков хәбәр итте.

Россия табигать ресурслары һәм экология министры Александр Козлов билгеләп үткәнчә, хәзер белгечләр кризис территорияләрен билгеләү өчен урыннарны игътибар белән тикшерә. «Аларны федераль бюджет хисабына алырга планлаштырабыз. Калган объектлар төбәк башлыклары өчен өстенлекле булырга тиеш!» – дип ассызыклады Россия Табигать министрлыгы башлыгы.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International