Щеповских исемендәге конференциядә Татарстанның нефть чыгаручы районнарында экологик куркынычсызлык турында сөйләштеләр

2024 елның 27 августы, сишәмбе

А.И.Щеповских исемендәге «Сәнәгать экологиясе һәм куркынычсызлыгы» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе кысаларында «Татарстан Республикасының нефть чыгаручы районнарында шәһәр төзелеше эшчәнлеген гамәлгә ашырганда экологик һәм сәнәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү» темасына түгәрәк өстәл узды.

Татарстан Республикасы пространство мәгълүматлары фонды вәкилләре Татьяна Копотева һәм Ләйсән Фәхрисламова, «Татнефть» предприятиесеннән Наталья Гречишникова һәм Ильмира Шәйдуллина һәм Геомониторингтан Артем Лукин катнашты.

Түгәрәк өстәлдә нефть скважиналарын төзү, аларның әйләнә-тирә мохиткә йогынтысы һәм нефть объектларын урнаштыруны планлаштыру мәсьәләләре кузгатылды. Очрашу ахырында Илмира Шәйдуллина икенчел ресурсларның нефтьле калдыкларын классификацияләү һәм аларны утильләштерү ысулларын сайлау буенча киңәшләр бирде.

Иң яхшы докладлар өчен спикерларга Щеповских исемендәге дипломнар һәм медальләр тапшырылды. Камил Абдуллин, Наталья Гречишникова һәм Илмира Шәйдуллинаны бүләкләделәр. Шулай ук Артем Лукинга да диплом тапшырылды.

Барыгызны да котлыйбыз һәм катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International