1 июньнән республикада Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Дәүләт автоиспекциясе һәм Идел буе федераль округы буенча Ространснадзорның төбәкара территориаль идарәсе белән берлектә «Чиста һава» оператив-профилактик чарасы уза.
Экология министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан 3926 автотранспорт чарасы, шул исәптән 3541 җиңел автомобиль, 255 йөк машинасы һәм 130 автобус тикшерелгән. Барлыгы 127 автотранспорт чарасында артыклык булуы ачыкланган, бу гомуми санның 3,2% тәшкил итә.
Операция башланганнан бирле республиканың 21 районы колачланган. Автотранспорт чараларын тикшерү Татарстанның 25 муниципаль районында планлаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, «Чиста һава» оператив-профилактик чарасы «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә һәм 2024 елның 30 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.