Табигатьне саклау – экологияне саклау дигән сүз. Казанда А.И.Щеповских исемендәге конференция тәмамланды

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

«Татарстан Республикасы су объектларының экологик торышын яхшыртуга юнәлдерелгән проектларны эшләү һәм гамәлгә ашыру» йомгаклау түгәрәк өстәлендә региональ хакимият органнары, Татарстан Фәннәр академиясе фәнни институтлары, проект оешмалары, Россиянең эре предприятиеләре һәм компанияләре спикерлары чыгыш ясады. Сессиянең модераторы ТР Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты директоры Рифгать Шаһидуллин булды. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән экология министры урынбасары Ольга Манидичева мөрәҗәгать итте.

«Быел инде 19 нчы мәртәбә Анатолий Иванович Щеповских исемендәге Бөтенроссия конференциясе уза. Һәрвакыт без түгәрәк өстәлләргә экологик иминлекне тәэмин итү буенча мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә торган иң актуаль мәсьәләләрне һәм иң мөһиме алымнарны чыгарырга тырышабыз. Дискуссияләрдә актив катнашучыларга рәхмәт белдерәбез. Бу юлы без өч түгәрәк өстәл үткәрәбез, шәһәр төзелеше һәм климат үзгәреше мәсьәләләре буенча икесе инде узды. Әлбәттә, без су объектларын саклау мәсьәләсен читтә калдыра алмадык. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институтына мондый масштаблы чараны уздыруда ярдәм итүләре өчен зур рәхмәт», – дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты директоры урынбасары, география фәннәре докторы Дмитрий Иванов Татарстан Республикасының су объектларын экологик тернәкләндерү һәм төзекләндерү проектларын гамәлгә ашыруны фәнни тәэмин итү турында доклад белән чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанның су объектлары өчен төп экологик проблемалар булып диффуз агынтылар, су көзгесе мәйданының кимүе, елга һәм күлләрне су басуы, су саклау зоналары режимын бозу тора. Спикер мисал сыйфатында Татарстанның соңгы 50 елда деградацияләнгән өч күле турында сөйләде. Бу Чиста күл, Мүкле һәм Кавал күлләре. Галим бу су объектларының саегу сәбәпләренең берсе дип, шул исәптән су җыю территориясен төзеп тутыруны да саный.

Түгәрәк өстәлдә шулай ук Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институтының гидрология лабораториясе кече фәнни хезмәткәре Руслан Рыков "Су объектларының заманча гидрологик статусын бәяләүнең хокукый һәм экологик үзенчәлекләре" темасына доклад белән чыгыш ясады.

ТР Шәһәрләрне үстерү институтының Табигый территорияләр дирекциясе җитәкчесе Оксана Саргина Зәңгәр күлләр территориясен төзекләндерү турында сөйләде. Анда эш 2020 елдан алып барыла.

«Зәңгәр күлләрнең кыйммәте ачык, бу – 1910 гектар мәйданлы табигать һәйкәле. Үзләренең җәлеп итүчәнлеге һәм Казанга якынлыгы аркасында алар бик популяр булдылар. Бер мизгелдә Зәңгәр күл белән Казансу арасындагы тар коры җир полосасының юылу куркынычы барлыкка килде, бу күлнең югалуына китерергә мөмкин иде. Шулай ук көнкүреш чүп-чарлары проблемасы кискен килеп басты һәм үзгәрешләр таләп итте. Төп трансформация тикшеренүләр һәм экспертларның, шул исәптән Фәннәр академиясе, Экология министрлыгы һәм Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләренең зур командасы булды. «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән Зәңгәр күлләрне төзекләндерү белән шөгыльләнгән һәм шөгыльләнүче 200 гә якын кеше бар. Без шулай ук культураны үстерүгә, килүчеләрнең табигый байлыкларга мөнәсәбәтенә, аларны агартуга һәм урман терапиясе кебек яңа төр активлыкларны кертүгә игътибар бирдек. Без кешене табигать дөньясы белән башкача хезмәттәшлеккә өйрәтергә тырышабыз һәм табигатьнең, үз чиратында, кешене ничек баета алуын күрсәтәбез», – дип билгеләп үтте Оксана Саргина үз чыгышында.

Хәзерге вакытта Зәңгәр күлләр территориясендә җәяүле сукмаклары, мәгълүмат стендлары, купельләр, пирслар, экоүзәкләр бар, анда һәркем әлеге уникаль урын турында мәгълүмат алып, мастер-классларда катнаша ала.    

Уңайлы шәһәр мохите турында Татарстан Республикасы пространстволы планлаштыру институтының пассажир һәм транспорт юнәлешен үстерү бүлеге башлыгы Дарья Толовенкова сөйләде. Ул тагын бер тапкыр экологиянең һәркемнән башлануын һәм заманча шәһәр структураларын формалаштырганда табигый матурлыкны саклап калуның гаять мөһим булуын ассызыклады.  Түгәрәк өстәл кысаларында шулай ук су объектларының «чәчәк атуы» проблемасын хәл итү юллары һәм Татарстан Республикасында җир өсте суларының сыйфатын мониторинглау системасы турында фикер алыштылар. Бөтен программа республикабыз халкының экологик иминлеге мәсьәләләрен хәл иткәндә киләчәктә дә куллану өчен яңа ысуллар эшләүгә юнәлдерелгән иде.

Очрашу йомгаклары буенча ТР Шәһәрләрне үстерү институтының Табигый территорияләр буенча дирекциясе җитәкчесе Оксана Саргина, «Татнефть» ГАҖнең Сәнәгать һәм экология куркынычсызлыгы үзәге лабораториясе мөдире Гүзәл Петрова һәм химия фәннәре докторы, профессор, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты укытучысы Юлия Тунакова иң яхшы доклад өчен А.И. Щеповских исемендәге медальләр һәм дипломнар тапшырды. Диплом белән шулай ук Россия дәүләт гидрометеорология университетының континенталь су объектларын тикшерү институты директоры Шамил Поздняков та бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International