Александр Шадриков Нурлат районы гражданнар җыенында республика һәм федераль проектлар турында сөйләде

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

Бүген Нурлат районының Әхмәт авыл җирлегендә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Нурлат муниципаль районы башлыгы Дамир Ишкинеев һәм Әхмәт авыл җирлеге башлыгы Галина Лизратова катнашында гражданнар җыены узды.

Александр Шадриков Татарстанда гамәлгә ашырыла торган республика һәм федераль экологик программалар һәм проектлар турында сөйләде. 2019 елдан 2024 елга кадәр Татарстанда «Экология» илкүләм проекты кысаларында 30 чараны гамәлгә ашыруга 22,7 млрд.сум юнәлдерелгән. Гомумән алганда, соңгы алты елда республикада 60,5 млрд.сумлык 1 125 экологик чара гамәлгә ашырылган.

Район башлыгы Дамир Ишкинеев Нурлат районының социаль-икътисадый хәле турында мәгълүмат бирде, урып-җыю барышы белән таныштырды. Дамир Азат улы шулай ук авыл кешеләренең юлларның сыйфатына кагылышлы сорауларына да җавап бирде.

Гражданнар җыены бүләкләү белән тәмамланды. Саву аппараты алуга сертификат шәхси ярдәмче хуҗалык башлыгы Николай Сергеевка тапшырылды, шулай ук Гаилә елында 64 ел бергә яшәүче Вагыйз Гаяз улы һәм Рәхидә Гарифулла кызы Дирдизовларга истәлекле бүләк тапшырылды. Алар 5 бала тәрбияләп үстергәннәр, ә хәзер 6 оныкка һәм 7 оныкчыкка сөенәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International