Бу бәйрәм көннәрендә экология министры Александр Шадриков Нурлатта Бөек Ватан сугышында катнашучы Каим Сәмигуллинны котлады.
Бүген Энҗе Галимуллина – Үзәк идарәнең өлкән белгече Алинә Габдрахманованың сеңлесе үзенең бабасы истәлегенә шигырь сөйли.
Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре! Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне бәйрәм – Җиңү көне белән котлыйм!
Икеайлык кысаларында Экология министрлыгы хезмәткәрләре шәһәр һәм районнарда чисталык һәм тәртип урнаштыруны дәвам итәләр.
Гаризалар кабул итү 1 апрельдә башланды һәм 31 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Анда әйләнә-тирә мохитне саклау белгечләре һәм экология белән бәйле эшчәнлекләре булган хезмәткәрләр катнаша ала. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://premia.1ecolog.ru/.
Экология министрлыгы хезмәткәрләре Арча, Буа һәм Биектау районнарының балалар бакчаларында булдылар һәм эколяталарның төп кагыйдәләре турында сөйләделәр. Балалар үзләре макулатура, батарейкалар, пластик шешәләрне кабул итү пунктларына тапшырырга, хайваннар һәм үсемлекләр турында кайгыртырга кирәклеген әйттеләр.
КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институтында Экология министрлыгының әйләнә-тирәлекне саклау идарәсе башлыгы Альберт Шубин волонтерларга Идел-Кама дала лачыннары популяциясен торгызу проектын тормышка ашыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт хатлары тапшырды.
Алабуганың «Адымнар-Алабуга» полилингваль белем бирү комплексында 8 сыйныф укучылары өчен «Су белгечләре» темасына викторина узды. Анда Экология министрлыгының Кама буе идарәсе хезмәткәрләре дә катнашты.
Бүген Кама буе идарәсе белгече Ралина Гыймаеваның кызы Карина бабасы истәлегенә җыр башкара.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары Чаллы территориясенә мониторинг үткәрделәр.