Байлар Сабасында республика семинары кысаларында китапханәләрнең экологик культураны формалаштырудагы роле турында сөйләштеләр

2024 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсенә республиканың төрле почмакларыннан китапханәчеләр җыелды. Биредә "Экология һәм яшьләр: экологик культураны формалаштыруда китапханәнең роле" темасына республика методик семинары узды.

Чара район китапханәсе янындагы парк зонасыннан башланды, анда кунакларны Габдулла Тукай әсәрләрендәге җанланган геройлар каршы алды. Биредә шулай ук шагыйрь тормышыннан хатын-кыз образлары һәм авторның үз чыгышы сәхнәләштерелгән иде. Кунакларга экскурсия уздырдылар, китапханәнең тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштырдылар, шулай ук укучылар өчен яңа мөмкинлекләр күрсәттеләр.

Семинарның рәсми өлеше кысаларында катнашучылар китапханәләр эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе буларак экологик культураны формалаштыру турында фикер алыштылар. Аерым алганда, бу массакүләм чаралар оештыру аша экологик агарту, мәгълүмат эшен камилләштерү, әйләнә-тирә мохитне саклау эшчәнлегендә хакимият органнарына һәм иҗтимагый берләшмәләргә ярдәм итү. Семинар республиканың модель китапханәләре вәкилләре, шулай ук гамәлгә ашырылырга тиешле проектлар турында спикерлар чыгышлары белән үрелеп барды.

Семинарда катнашкан ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Ришат Билалов, китапханәләр балаларның һәм яшүсмерләрнең экологик дөньяга карашын формалаштыруда үз урыннарын алдылар, дип билгеләп үтте. «Бу барлык экологик чараларны уздыруда безнең аерылгысыз ярдәмчеләребез», - дип өстәде ул.

Чараның икенче өлеше «Ямьле Саба» яр буенда дәвам итте. Биредә кунакларга Саба районының файдалы үсемлекләре күргәзмәсе, бу урыннарның матурлыгы белән илһамланган якташ язучыларның китаплары, шулай ук татар халкының халык йолалары һәм традицияләре күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International