51 команда инде безнең белән! Ә син көзнең Үзәк өмәгә барасыңмы?

2024 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

«Яшел Россия» бөтенроссия өмәсе һәм «Экология» илкүләм проектының «Россия суы» акциясе кысаларында 21 сентябрьдә Юдино бистәсенең Зөбәрҗәт күле территориясендә Үзәк өмә узачак.

Барлык катнашучыларны яраткан урыннарын җыештыру гына түгел, квест-уен, концерт программасы, кыр кухнясы, 360 форматындагы виртуаль кинотеатр һәм башка бик күп интерактив мәйданчыклар көтә.

51 команда катнашуга гариза бирде инде! Алар «Чисталык марафоны» квест-уенда җиңү өчен көрәшәчәк. Катнашучылар тизлеккә чүп җыячаклар, аны фракцияләргә бүләчәкләр. Иң күп балл җыйган командалар һәм конкурсларда җиңүчеләр чара партнерларыннан кыйммәтле призлар алачак.

Бүген теркәлү узуның соңгы мөмкинлеге: https://clck.ru/3CzkX8.

Өмә 10:00 сәгатьтә башлана. Катнашучыларны теркәү 09:00 сәгатьтә башлана һәм 09:50 сәгатькә кадәр Зөбәрҗәт күле территориясендә дәвам итәчәк. Өмә өчен кирәкле барлык инвентарь урында биреләчәк. Үзең белән савыт-саба, шәхси саклану чаралары һәм яхшы кәеф алырга онытма!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International