Арча районы экологлары табигать белән берләшү дәресен оештырган

2024 елның 20 сентябре, җомга

Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Березино башлангыч мәктәбе укучылары өчен экологик ликбез үткәргәннәр. Саргая барган басуга матур күренеп торган имәнлек кашагына барганнар.

Балалар экологлар белән табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр һәм үзара бәйләнешләр турында сөйләшкәннәр. Күчмә кошларның очып китүе, яфракларның коелуы, бөҗәкләрнең юкка чыгуы – болар барысы да безнең әйләнә-тирәдә көз җитү турында сөйли, дип билгеләп үткән мәктәп укучылары. Укучылар табигатьнең гаҗәеп дөньясына бик теләп чумганнар: табышмакларны мавыгып чишкәннәр, бөҗәкләр һәм хайваннар турында шигырьләр һәм җырлар искә төшергәннәр.

Экологлар билгеләп үткәнчә, балалар үзләрен чын табигать белгечләре итеп күрсәткән, тәкъдим ителгән конкурсларда дәртләнеп ярышканнар. «Мәктәп укучыларын экологик тәрбияләү эшендә күрсәтмә практик һәм сүз методларын куллану балаларда әйләнә-тирә дөньяга карата эмоциональ – уңай һәм кайгыртучан мөнәсәбәт формалаштырырга ярдәм итә», – дип саный Экология министрлыгы белгечләре. Дәреснең мондый форматы укучыларның үзләренә дә ошаган, алар әле озак вакыт мәктәптән читтә үткәргән вакыт тәэсирләре белән уртаклашканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International