«Яшел Россия» бөтенроссия өмәсе һәм «Экология» илкүләм проектының «Россия суы» акциясе кысаларында 21 сентябрьдә Юдино бистәсенең Зөбәрҗәт күле территориясендә Үзәк өмә узачак. Бу көнне экоакцияләр илебезнең 89 төбәгендә планлаштырылган.
Өмә Казанда «Чисталык марафоны» квест-уены форматында узачак. Бу команда уены, анда катнашучылар тизлеккә чүп җыеп, аны фракцияләргә бүләчәкләр. Квест-уен өмәдә узачак бердәнбер активлык түгел. Һәркемне концерт программасы, кыр кухнясы, интерактив мәйданчыклар һәм 360 форматындагы виртуаль кинотеатр көтә.
Квест-уенда катнашу өчен 4 кешелек командаларга берләшергә һәм команданы 2024 елның 19 сентябрендә 12:00 кадәр әлеге сылтама буенча теркәргә кирәк: https://clck.ru/3CzkX8
Экокоманда катнашучылары өчен өмә уздырыла торган урынга кадәр трансфер оештырылачак. 21 сентябрьдә 8:30 сәгатьтә автобуслар ике урында көтәчәк: Г. Тукай ур., 64 һәм Красносельская ур., 51 (КДЭУ парковкасы). 2024 елның 19 сентябрендә 12:00 сәгатькә кадәр түбәндәге сылтама буенча индивидуаль теркәлү узыгыз: https://clck.ru/3Czknm. Кайту өчен трансфер якынча 12:30 – 13:00 сәгатьтә булачак.
Катнашучыларны теркәү 09:00 дән 09:50 гә кадәр Зөбәрҗәт күле территориясендә башлана. Өмә өчен кирәкле барлык инвентарь урында биреләчәк. Татарстанның барлык халкын һәм активистларын бу көзнең төп экологик вакыйгасында көтеп калабыз!