Балалар бакчалары, мәктәпләр һәм югары уку йортлары шулай ук ЭКОлидер исеме өчен көрәшә ала

2024 елның 20 сентябре, җомга

«Экологик белем бирү» конкурс төркеме 3 номинацияне үз эченә ала: 
- мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен
- гомуми белем бирү оешмалары өчен
- югары һәм өстәмә белем бирү оешмалары өчен.
 
Җиңүчеләр эко-агарту чаралары рейтингы нигезендә билгеләнә:
- «Экояз» республика конкурсында катнашу (җиңү) (5 яисә 10 балл);
- «Мәктәп экопатруле» республика конкурсында катнашу (җиңү) (5 яисә 10 балл);
- экология буенча «Чиста мирас» олимпиадасында катнашу (җиңү) (5 яисә 10 балл);
- Татарстан Республикасының яшь натуралистлар хәрәкәтендә катнашу (10 балл);
- өмәләрдә катнашу (5 балл);
- региональ һәм федераль дәрәҗәдәге экология олимпиадаларында катнашу (җиңү) (5 яисә 10 балл); 
- башка экологик агарту чаралары (2 балл).
 
Катнашу өчен заявка (конкурс Нигезләмәсенә 3 нче кушымта) һәм презентация материалы (PDF форматында) тутырырга кирәк, анда һәр катнашучы укучының сертификатлары, дипломнары, фотосурәтләре һәм сканнары раслана.
 
Конкурс турындагы нигезләмәне һәм кушымталарны сылтама буенча карап була: https://eco.tatarstan.ru/2024-7768429.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International