Чараларда үзең өчен уңайлы урында катнашырга мөмкин, кулда бары тик телефон гына булсын. «Инспектор» мобиль кушымтасы контроль органнары хезмәткәрләренең эшен автоматлаштырырга, бизнеска йөкләнешне киметергә, шулай ук чараларның сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирде.
«Чиста һава» операциясе башланганнан бирле Экология министрлыгы белгечләре 458 автомобильне тикшергән. Рейдлар 1 июньнән Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе, ә 2024 елдан - Идел буе федераль округы буенча Ространснадзорның төбәкара территориаль идарәсе белән берлектә бара.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Зәңгәр күлләр» махсус саклана торган табигый территориясен алга таба үстерү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырды. Казан халкы һәм кунаклары арасында популяр булган табигать һәйкәле антропоген һәм рекреацион йөкләнеш кичерә башлады. Хәзерге вакытта табигатькә сакчыл караш белән туристлар өчен уңайлы шартлар тудыру планлаштырыла.
Чаллы шәһәре территориясендә Чаллы елгасына хуҗалык-көнкүреш канализациясе ташлау факты 2022 елның августында ачыкланган.
Мониторинг барышында Төньяк идарә инспекторлары «Водоканал-Сервис» ҖЧҖнең агынты суларын Арчада Казансу елгасына агызу фактын ачыкладылар. Белгечләр су пробаларын алганнар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча артыклыклар ачыкланган.
Бүген «Чистый Татарстан» программасында табигатьне саклау ни өчен мөһим һәм безнең конкурслар ярдәмендә яңа гаилә гадәтләре һәм кыйммәтләре ничек туа икәне турында сөйлибез!
Син беркайчан да грант конкурсында катнашмадыңмы? Синең актив яшьләр өчен эшләнгән проектың бармы? Алайса «Микрогрантлар» конкурсы махсус синең өчен булдырылган!
1,28 млн.сум – Ык елгасы акваториясендә файдалы казылмаларны законсыз чыгару нәтиҗәсендә әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян суммасы. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары хокук бозучыга карата беренче кисәтүне 2022 елның июнендә биргәннәр.
Санитар-экологик икеайлык тәмамлануга карамастан, территорияләрне мониторинглау дәвам итә. Шул исәптән бу гомуми таралган файдалы казылмалар чыгаруга лицензияле участоклар өчен дәүләт геологик күзәтчелеге.
2023 елның декабрендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары файдалы казылмаларны легаль булмаган рәвештә чыгаруны теркәделәр. Законсыз гамәлләрдән килгән зыян 400 мең сумга бәяләнә.