Җир асты байлыкларын законсыз чыгарган өчен штраф: «Сапропель-Алабуга» директоры җаваплылыкка тартылды

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдаланган өчен «Сапропель-Алабуга» ҖЧҖ генераль директорына карата 30 мең сум күләмендә административ штраф билгеләнде. Август аенда Кама елгасы акваториясендә ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары законсыз чыгару эшләрен башкаручы җир снарядын ачыклаганнар.

Ачыкланган факт буенча тикшерүнең барлык материаллары Чаллы шәһәре полициясенең линия бүлегенә тапшырылган. Вазыйфаи затны РФ КоАП 7.3 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарылган.

Моннан тыш, экологлар исәпләп чыгарганча, компаниягә 1,6 млн сумнан артык зыян турында таләп белдерелгән. Җир асты байлыкларына китерелгән зыянны ирекле түләү сроклары узу сәбәпле, Кама аръягы идарәсе инспекторлары ТР Арбитраж судына дәгъва гаризасы әзерли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International