ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2024 ел
җомга

Купербаш ятмасындагы җир асты байлыкларыннан файдалану шартларын бозуны  экологлар ачыклаган. Территорияне тикшерү һәм транспорт чараларын күзәтү нәтиҗәләре буенча Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары лицензияле участоктан  файдалы казылма ятмаларын каплаучы тау токымнарын читкә чыгару фактын ачыклый алдылар.

22-28 июньдә Казан шәһәрендә атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тоту автомат станцияләре (АСКЗА) атмосфера һавасында пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән артуларны теркәгән.


27
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

15 июньнән 2 июльгә кадәр «Дуслык» мәгариф-сәламәтләндерү үзәгендә «Яшь эколог» республика профильле сменасы уза. Хәзер биредә республиканың 6 районыннан 80 бала ял итә һәм белем ала.

Балалар һәм яшүсмерләр киностудияләре, мәктәп фото-видео түгәрәкләре һәм 16 яшьтән өлкәнрәк булмаган мөстәкыйль авторлар Россиянең балалар экологик киносы көнендә катнашырга чакырыла. Жюри бәяләвенә табигатьне саклау тематикасына караган анимацион, документаль, уен, фәнни-популяр фильмнар, шулай ук социаль реклама тәкъдим итәргә мөмкин.

Бүген Экология министрлыгы инспекторлары Чистай шәһәр прокуратурасы вәкилләре белән бергә Чистайда, социаль челтәрләр мәгълүматлары буенча, битум агып чыккан  урынны тикшерделәр.


26
июнь, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Кама буе экологлары Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Тукай районнары, Чаллы шәһәре Башкарма комитетлары, шулай ук «Гринта» региональ операторы җитәкчеләре белән законсыз  чүплекләр урнаштыруга юл куймау һәм элек ачыкланган чүплекләрне оператив рәвештә бетерү буенча эшне дәвам иттеләр.

Контрольдә тотылган затлар өчен РФ Дәүләт хезмәтләре порталында контроль-күзәтчелек органы үткәргән профилактик визитны бәяләү мөмкинлеге гамәлгә ашырылды.

Казанда Казансу елгасы үзәнен чистартуга юнәлдерелгән «Ирекле агым» экологик проекты яңадан старт алды. Проект 2022 елдан алып барыла торган зур фәнни эш кысаларында Экология министрлыгы һәм Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла. Бу «Татарстан Республикасы елгалары һәм сулыкларының экологик торышын яхшырту» комплекслы проекты.

Өченче ел рәттән Татарстан Республикасы иреклелек ресурс үзәге Республика яшьләр көнендә катнашачак һәм 29 июньдә «УРАМ» экстрим-паркына килүчеләр өчен «Игелекле кешеләр шәһәре» ачылачак. Шәһәрнең рәсми ачылышы 13:00 сәгатьтә.


25
июнь, 2024 ел
сишәмбе

Экологик белем бирүне табигать дөньясына экскурсия үткәрмичә күз алдына да китереп булмый, дип саный ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре. Экологик тәҗрибәләр үткәрү серләре һәм үзенчәлекләре бу юлы Арчаның «Исток надежды» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр белән бергә ачылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International