Ел башыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсендә 8500 мөрәҗәгать теркәлгән. Мөрәҗәгатьләрнең 92% ы инде хәл ителгән. Иң күп хәбәрләр «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасында килде - 3798. Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе аша 3204 мөрәҗәгать килгән. «Халык контроле» системасында - 1317, «ПОС» кире элемтә платформасында 181 сорау теркәлгән.
5389 мөрәҗәгать чүплекләр һәм чүп-чарны вакытында чыгармау белән бәйле, 1239 хәбәр атмосфера һавасының сыйфаты буенча һәм 918е су буенча килгән.
Бүгенгә 7850 мөрәҗәгать экологлар тарафыннан каралган һәм хәл ителгән инде.