Казанда «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды
«Татарстан Республикасының иң яхшы сынау лабораториясе» подноминациясендә «Сыйфатлы продукцияне һәм күрсәтелә торган хезмәтләрне үстерүгә зур өлеш керткән өчен» номинациясендә «Сынау һәм калибрлау лабораторияләренең компетентлыгына гомуми таләпләр» ГОСТ ISO/IEC 17025-2019 аккредитацияләүнең илкүләм системасында аккредитацияләү критерийларына һәм таләпләренә туры килүгә аккредитацияләнгән «Татарстан Республикасы Геология үзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ лабораториясе танылды.
Шулай ук метрологларның иҗади активлыгын стимуллаштыру, аларның квалификация дәрәҗәсен һәм һөнәри компетенциясен күтәрү максатларында «Татарстан Республикасының иң яхшы метрологы» подноминациясендә конкурс уздырылды, аның җиңүчесе итеп «Татарстан Республикасы Геология үзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ метрологик тәэмин итү бүлеге башлыгы Нагуманова Гөлназ Әнсаф кызы танылды.
«Татарстан Республикасы Геология үзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ лабораториясенең өстенлеге булып гидрометеорология өлкәсендә һәм аның белән чиктәш өлкәләрдә эшчәнлек алып баруга лицензиясе булу тора.
Лаборатория Татарстан Республикасы территориясендә дәүләт экологик мониторингы белән шөгыльләнә һәм бер үк вакытта эчә торган, табигый, агып төшүче сулар, атмосфера һавасы, туфрак, су төбендәге катламнар һәм калдыклар үрнәкләрен сайлап ала һәм сынаулар үткәрә.
«Экология» илкүләм проекты максатларын гамәлгә ашыру һәм ТР Экология министрлыгы куйган бурычлар кысаларында әйләнә-тирә мохитне мониторинглау өчен лаборатория арсеналында атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның 17 автоматик станциясе, 6 күчмә экология лабораториясе һәм «Фламинго» фәнни-тикшеренү судносы бар.