Экологлар урман фондының 55 мең м2 җирендә бозу очракларын ачыклады

2024 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Түбән Камада инеш елгасының су саклау зонасында 55 мең кв.метрдан артык мәйданда туфракның уңдырышлы катламы алынган һәм күчерелгән. Экологик күзәтчелекне гамәлгә ашыру кысаларында хокук бозуны ТР Экология министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары теркәгән.

Эшләрнең урман фонды җирләренә караган җир кишәрлегендә башкарылуы ачыкланды. Вәкаләтләр чикләре нигезендә җыелган барлык материаллар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына җибәрелде.

Моннан тыш, инеш елгасының су объекты да анализланды. Анализлар нәтиҗәләре буенча марганец, цинк 15 тапкыр, бакыр 3,2 тапкыр, фенол 30 тапкыр, формальдегид 3,3 тапкыр, БПК 3,1 тапкыр, сульфатлар буенча рөхсәт ителә торган концентрацияләр нормативлары 3,2 тапкыр арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International