Федерация Советы каршындагы социаль инновацияләрне үстерү советы дәүләтнеке булмаган сектор тарафыннан кертелә торган иң яхшы социаль практикалар турында хәбәрдарлыкны арттыруга юнәлдерелгән «Социаль курс: яңа заман идеяләре» проектын гамәлгә ашыра. Проектның төп максаты уңышлы мисалларны таратудан һәм алга таба аларны тиражлауда ярдәм итүдән гыйбарәт.
Иң яхшы социаль тәҗрибәләр Федерация Советының рәсми сайтында «Социаль курс: яңа заман идеяләре» бүлегендә җыелган һәм урнаштырылган. Алар арасында экологик үзаңны күтәрүгә, калдыклар белән дөрес эш итүгә һәм яшел практикаларны гамәлгә кертүгә юнәлдерелгән проектлар да бар.
Проектка 2024 елның гыйнварында старт бирелде, бу вакыт эчендә оештыручылар адресына 900дән артык практика җибәрелгән. Җиде юнәлеш буенча Россиянең төрле төбәкләреннән 29 проект иң яхшылар дип билгеләнгән. Уңайлы мохит (экология һәм шәһәр мохите) булдыру буенча иң яхшы тәҗрибәләрне җыйган сюжет сылтама буенча - https://disk.yandex.ru/i/YgyjbjJhjVXLKQ.