Кемнәр ул юннатлар һәм заманча укучыны аларның хәрәкәте нәрсәсе белән кызыксындырырга мөмкин? ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре Татарстан мәктәп укучыларының экологик аңын уяту эшен дәвам итәләр. Казанның Ж.А.Зайцева исемендәге 122 нче гимназиясендә ведомство белгечләре чираттагы дәресне үткәрделәр
«Юннатлар дип табигатьне өйрәнү һәм аны саклау белән мавыккан яшь кешеләрне атыйлар. Татарстан Республикасында 2300дән артык яшь натуралист исәпләнә, аларның иң яхшылары махсус слетларда һәм конкурсларда катнаша», - дип хәбәр итте экологлар. Белгечләр укучыларның әйләнә-тирә мохитне саклауга юнәлдерелгән чараларда катнашуының мөһимлеген ассызыкладылар. Мәсәлән, алар өмәләр үткәрү, агач утырту, кошларга ярдәм итү, макулатура һәм батарея җыю турында сөйләделәр.
Экология дәресе кысаларында укучыларга юннатлар турында махсус эшләнгән роликлар сериясе күрсәтелде. Аларның максаты – табигатькә сакчыл карауның мөһимлеген күрсәтү һәм балаларның һәркайсының табигатьне саклауга үз өлешен кертә алуын ассызыклау.
Теләге булган һәркем өчен видеоматериалларны сылтама буенча карарга мөмкин https://eco.tatarstan.ru/2024-god-7706169.htm.