ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

13 февральдә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Идел елгасындагы сусаклагычлардан су агызуның гамәлдәге практикасының регионның экологик хәленә һәм биологик ресурсларына йогынтысы» дигән фәнни-гамәли конференция узды.


12
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Түбән Каманың 78 нче балалар бакчасының әзерлек төркемендә Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары белән экология дәресе узды. Балалар әйләнә-тирә дөньяның матурлыгы һәм табигатьне саклауның мөһимлеге турында белделәр.

Теләче 1нче балалар бакчасында мәктәпкәчә учреждениеләр арасында «Сәнгать аша - яшел планетага» республика экологик сәхнә иҗаты конкурсын бүләкләү булды.

Әлмәтне мониторинглау барышында Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозу фактын ачыкладылар. Р.Фәхретдин урамында рөхсәтсез чүп-чар ташлау урыны табылды. 


11
февраль, 2025 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының «Чиста булачак» яшьләр экология хәрәкәте активистлары Анападан кайттылар, анда «Экосистема» Бөтенроссия экология иҗтимагый хәрәкәте делегациясе составында атна дәвамында нефть түгү нәтиҗәләрен бетерүдә катнаштылар.

Әлмәт районын мониторинглау барышында Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар. 


10
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

Ел башыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 309 мөрәҗәгать кергән, шуларның 144е хәл ителгән.

Табигатькә сакчыл караш – планетабыз киләчәгенең нигезе, һәм аны кечкенәдән үк сеңдерергә кирәк. Татарстан Республикасы Арча районы Кушлавыч мәктәбендә бу мәсьәләгә зур игътибар бирелә.

«Утильләштерү мәктәпләре: электроника» программасы кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә электрон һәм электр җиһазлары калдыкларын җыю һәм чыгару оештырылачак. 13-14 февраль көннәрендә иске техниканы Бөгелмә, Лениногорск, Чирмешән һәм Баулы районнарында кабул итәчәкләр. 27 һәм 28 февральдә – Казанда, Әтнә, Арча, Балтач һәм Саба районнарында. 

Экология министрлыгына МХО сугышчыларыннан кире элемтә килде. Шушы көннәрдә Северодонецкига ведомство хезмәткәрләре җыйган гуманитар ярдәм китерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International