1 гыйнвардан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 1382 мөрәҗәгать килгән, шуларның 873е хәл ителгән.
Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе аша 660 хәбәр килгән, 392 мөрәҗәгать «Мәктәп экопатруле» кушымтасына кабул ителгән. «Халык контроле» системасында 305 мөрәҗәгать теркәлгән һәм 25 – «ПОС» кире элемтә платформасында.
Иң популяр категория булып калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру мәсьәләсе кала – бу 662 хәбәр (шуларның 392се «Мәктәп экопатруле» кушымтасы аша кергән). Халык атмосфера һавасының сыйфатына 226 тапкыр, суның сыйфатына 185 тапкыр һәм башка мәсьәләләр буенча 309 тапкыр шикаять белән мөрәҗәгать иткән.
Исегезгә төшерәбез, санитар-экологик икеайлык чорында табигатьне саклау кагыйдәләрен бозуларны ачыклауда халык үзе ярдәм итә. Мөрәҗәгатьләрне экологик кабул итү бүлмәсендә түбәндәге сылтама буенча калдырырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/priem.htm