ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2025 ел
җомга

Кукмараның «Ромашка» 10 нчы балалар бакчасында балаларда экологик культура формалаштыру мәсьәләләренә багышланган семинар узды. Чарада Татарстан һәм Нократ Аланы педагоглары катнашты.

Эчәр су чыганакларын санитар саклау зоналарын билгеләү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү кысаларында Министрлыкка күрсәтү өчен кирәкле документларны әзерләгәндә түбәндәге үзгәрешне исәпкә алырга кирәк.

Экология министрлыгында Фәнни-техник советның җир асты байлыкларыннан файдалану секциясе утырышы узды. Утырышта халыкны чиста эчәр су белән тәэмин итүгә һәм җир асты суларының торышын мониторинглауга кагылышлы ике мөһим мәсьәлә каралды. Эшләр «Әйләнә-тирә мохитне саклау, табигать ресурсларын торгызу һәм файдалану» дәүләт программасы кысаларында «ТР Геоүзәге» ДБУ тарафыннан башкарылды.

2025 елның 11 февраленнән 10 мартына кадәр Идел-Кама сусаклагычлары каскады гидроузелларының эш режимы расланды.


6
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Зеленодольск районының 5 нче гимназиясендә «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабында «Әйләнә-тирә мохитне саклау – Юниорлар» компетенциясе буенча җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды

В.П.Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллиятендә «Әйләнә-тирә мохитне саклау» һәм «ЭОГ-проектларны (ESG-проектларны) оештыру һәм алар белән идарә итү» юнәлешләре буенча һөнәри осталыкның республика олимпиадасы узды.

Ел саен Экология министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре ярышларында актив катнаша. Спартакиада 9 спорт төре буенча уздырыла һәм узган ел анда республиканың 24 министрлыгы һәм ведомствосы командалары катнашты.


5
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Түбән Каманың 28 нче мәктәбендә «Экология – яшәү тирәлеге» темасына экодәрес булып узды. Кама аръягы идарәсе инспекторлары безнең планета турында кайгыртуның мөһимлеге һәм аны саклау өчен безнең һәрберебезнең нәрсә эшли алуы турында сөйләделәр.

Идел аръягы идарәсе инспекторлары төзелеш һәм көнкүреш калдыкларын законсыз туплау урынын ачыкладылар. Чүплек Түбән Чәке авыл җирлеге кырыенда табылды.

В.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында Мәдәни инициативалар президент фонды һәм Татарстан Экология министрлыгы ярдәмендә «Шкодники» һәм «Эко-Шкодники» юмористик балалар киножурналының яңа сезоны премьерасы булды. Чарада мәгълүмат системалары һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International