Экология министрлыгы инспекторлары элегрәк ачыклаганча, Әлмәттә Бигәш елгасы су объектының яр буе полосасында урнашкан җир кишәрлегенең бер өлеше койма белән әйләндереп алынган. Койма яр сызыгы кисеменнән 2 метр ераклыкта урнашкан, бу РФ Су кодексының 6 ст. таләпләрен боза, чөнки су объектына керү мөмкинлеге чикләнә.
Җир кишәрлегенең милекчесе – физик зат – ирекле тәртиптә хокук бозуны бетермәгән. Министрлык хокук бозучыны койманы алып ташларга мәҗбүр итү өчен Әлмәт шәһәр судына дәгъва белән мөрәҗәгать итте. Суд Министрлык позициясен хуплады һәм гражданнарның су объектына һәм Бигәш елгасының яр буе полосасына тимер челтәрдән койманы демонтажлау юлы белән тоткарлыксыз керү мөмкинлеген тәэмин итү турында карар чыгарды.