Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистәсендә МХО сугышчысы белән бергә үсентеләр утырттылар

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

Ватанны саклаучылар елында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгында Түбән Мактама бистәсендә МХО катнашучысы Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән бергә яшь агачлар утыртты. 62 нче «Тирәк» балалар бакчасы территориясендә хәзер искиткеч алмагачлар һәм грушалар үсәчәк. 

Балалар бакчасында яшелләндерү эшләре актив алып барыла: балаларның кечкенә бакчасы бар, анда алар үз үсентеләрен карыйлар. Ә яшь табигатьне саклаучылар барлык кирәкле белемнәрне экология дәресләрендә алалар. 

Чара азагында МХО инспекторлары һәм сугышчысы, әйләнә-тирә дөньяны өйрәнүне дәвам итсеннәр өчен,  балаларга экология турында китаплар бүләк иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International