Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә торган «Экояз» республика конкурсының 3 нче атнасы старт алды.
Бу 7 көндә без территорияләрне яшелләндерү белән шөгыльләнергә тәкъдим итәбез. Катнашучыларга Җиңү паркларында, дан аллеяларында, ишегалларында һәм башка җәмәгать киңлекләрендә агачлар һәм куаклар утыртырга кирәк.
Катнашу өчен өченче атна биремен үтәргә, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз битеңә пост куярга һәм почтага сылтамалар белән 20 апрельгә кадәр хисап җибәрергә кирәк: Eco.pros@tatar.ru
Мәкаләләрдә башкарылган бирем турында тулырак мәгълүмат булырга тиеш: катнашучылар саны, чараның тасвирламасы һәм нәтиҗәләре.
Россия Федерациясендә Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Һәр башкарылган биремгә өстәмә балл биреләчәк.
Конкурсның нечкәлекләре белән безнең сайтта танышырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/2025-8229149.htm