Хокук бозучыдан пычраткыч су агызу нәтиҗәсендә китерелгән зыян өчен 5 миллион сум түләттерделәр

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

2022 елда Экология министрлыгы инспекторлары «Коммунсервис» МУП чистарту корылмаларыннан пычраткыч матдәләр арткан агынты суларны агызуны ачыкладылар. Нәтиҗәдә Актаныш районының Актаныш авылында инеш пычранган.

Табигый су пробаларында аммоний-ион, нефть, нефть продуктлары, фосфатлар, тимер һәм башка күрсәткечләр буенча артып китүләр ачыкланды. Әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян 4 843 926 сум дип бәяләнде. Ирекле тәртиптә юридик зат зыянны капламады.

Министрлык ТР Арбитраж судына дәгъва белән мөрәҗәгать итте. Суд тикшерүләре барышында җәмәгать килешүе төзелде, хокук бозучы аны үтәмәде. Материаллар мәҗбүри түләтү өчен Актаныш районы суд приставлары бүлегенә тапшырылды. Суд приставлары хезмәте тарафыннан башкарма производство кузгатылды, зыян мәҗбүри рәвештә тулы күләмдә түләттерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International