ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2021 ел
җомга

Санитар-экологик икеайлык барышында Министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Чирмешән авылы территориясендә төзелеш һәм зур габаритлы көнкүреш калдыклары, шул исәптән терекөмешле лампалар булуын ачыклаган. Рөхсәтсез чүплекләрнең гомуми мәйданы 2000 кв. метр тәшкил итә.


22
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

24 апрельдә республиканың муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә республика өмәсе узачак. Территорияләрне чистарту буенча традицион чаралар санитар-экологик икеайлык һәм «Эковесна 2021» республика акциясе кысаларында узачак.


14
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Министрлыкның Кама аръягы территориаль идарәсенә гражданнардан Түбән Кама шәһәренең Көньяк автоюлы янындагы рөхсәтсез резин покрышка чүплеге турында мөрәҗәгать алынган.


13
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Быел санитар-экологик икеайлык кысаларында вертолет белән тикшерү нәтиҗәсендә экологлар табигать саклау законнарын бозуның 100дән артык очрагын теркәгән. Казан, Лаеш, Питрәч, Югары Ослан, Биектау районнары территорияләрен карап чыгу буенча рейдны Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Айрат Шиһапов үткәрде.


12
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Әлмәт районының урман территориясендә нефть продуктларын түгә фактына юлыккан.


2
апрель, 2021 ел
җомга

Казан шәһәренең Совет районында, Беркутов урамы буенча төзелеш һәм ремонт эшләреннән калдыклар җыелган урынга тап булганнар.


25
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Министрлык тарафыннан Чистай һәм Биектау авылларында зона киңәшмәләре үткәрелде.


23
март, 2021 ел
сишәмбе

1 апрельдән республикада санитар-экологик икеайлык башлана. Бүген торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча көчәйтелгән эш режимына күчүгә әзерлек турында Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – ТР әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров сөйләде. Чара Кама буе, Кама аръягы, Көньяк-Көнчыгыш һәм Ык буе территориаль идарәләрендә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International