Санитар ике айлык кысаларында беренче очыш. Экологлар Татарстанның үзәк төбәген тикшерде

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

Быел санитар-экологик икеайлык кысаларында вертолет белән тикшерү нәтиҗәсендә экологлар табигать саклау законнарын бозуның 100дән артык очрагын теркәгән. Казан, Лаеш, Питрәч, Югары Ослан, Биектау районнары территорияләрен карап чыгу буенча рейдны Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Айрат Шиһапов үткәрде. Авиарейд барышында рөхсәтсез калдык ташлау һәм күмү фактлары ачыкланган, шулай ук гомумтаралган файдалы казылма чыгару урыннары да каралган.

«Мондый очышлар барышында ачыкланган законсыз чүплек урыннары аеруча еш очрый торган җитешсезлекләр булып тора. Бу – шәхси секторларда һәм сәнәгать зоналары урыннарында барлыкка килә торган көнкүреш чүплекләре дә. Моннан тыш, территорияләрне үзләштерү, гражданнарның су объектына ирекле үтеп керүен чикләү һәм сулыкларга төрле агынтылар ташлау шулай ук табигать саклау законнары бозылуның еш очрый торган күренешләре булып тора», – дип билгеләде Айрат Шиһапов.

Хәзерге вакытта хокук бозуларны оператив рәвештә бетерү һәм гаепле затларны административ җаваплылыкка тарту максатында җир кишәрлекләре милекчеләрен билгеләү эше алып барыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International