Әлмәт районында чираттагы мәртәбә нефть продуктлары түгелгән

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Әлмәт районының урман территориясендә нефть продуктларын түгә фактына юлыккан. Пычранган кишәрлекнең гомуми мәйданы 418 кв. метр тәшкил итә. Предприятие федераль дәүләт экологик күзәтчелегенә тиешле булганга күрә, әлеге мәгълүмат, чаралар күрү өчен, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсенә җибәрелгән.                                                                                        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International