Түбән Кама районында экологлар резин покрышкалар чүплеген ачыклаган

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

Министрлыкның Кама аръягы территориаль идарәсенә гражданнардан Түбән Кама шәһәренең Көньяк автоюлы янындагы рөхсәтсез резин покрышка чүплеге турында мөрәҗәгать алынган. Кама аръягы ТИ инспекторлары мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адрес буенча рейд ясаган. Территорияне экологик тикшерү барышында табигать саклау законнарын бозу очрагы расланган. «Чүплекнең мәйданы 55 кв.м. тәшкил итте, ә чокырга ташланган покрышкалар саны 200 данә», – дип хәбәр итте экологлар.

Калдыклар дәүләт урман фонды җирләре территориясендә ташлануга бәйле рәвештә, мөрәҗәгать, чаралар күрү өчен, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгына җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International