Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Мариуполь һәм Черкасов урамнары киселешендә гражданнар мөрәҗәгате буенча җитештерү һәм куллану калдыкларының туфракка ташлау очрагына тап булганнар. Рөхсәтсез калдык ташлау мәйданы 125 кв. метр тәшкил итә, аның күләме – 67 куб. метр.
Әлмәт шәһәр суды карары нигезендә «Агроторг» ҖЧҖ һәм «Х5-ремонт» ҖЧҖ оешмаларына карата 100 000 сум күләмендә штраф билгеләү турында карар чыгарылган.
Бүген Казанда гражданнар мөрәҗәгате буенча санкциясез калдык ташлау урыннары буенча рейд узган. Экологлар Киров һәм Мәскәү районнарында эшчәнлек һәм куллану калдыкларын ташлау урыннарын теркәгән.
Түбән Кама районының элеккеге «Чайка» бакчачылык ширкәтләре территориясен резин капламнар һәм җитештерү калдыклары белән чүпләгәннәр. Фотоматериаллар Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан «ВКонтакте» социаль челтәрендә ачыкланган. Урынга чыгып, экологлар табигать саклау законнары бозылуын раслаган. Чүплекләрнең гомуми мәйданы – 160 кв. метр, күләме – 80 куб. метр.
Әлмәт районының Сосновка авылында, Садовая урамы буенча су объектына ирекле керү мөмкинлеге чикләнгән.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Бауман урамы буенча табигать саклау законнарын бозу, атап әйткәндә төзелеш кирпече һәм агач калдыклары урнаштырылган урынны ачыклаган.
ТР Экология һәм табигать ресурлары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары гражданнар мөрәҗәгате нигезендә Совет районындагы Хезмәт урамы буенча төзелеш һәм ремонт эшләреннән калдыкларга тап булган. Чүпләнгән кишәрлекнең мәйданы 375 кв. метр тәшкил итә.
ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары, Яңа Михайловка авылында гражданнар мөрәҗәгате буенча биналарны җыештырудан һәм сүтүдән калган чүп-чар булуын ачыклаган. Тикшерү барышында әлеге җирләрнең «Ново-Михайловка Р» ҖЧҖ арендасында булуы ачыкланган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Совет районының Константиновка поселогында, Совет урамы буенча бетон эшләнмәләр, асфальт һәм асфальт-бетон түшәм ватыкларын ачыклаган. Чүпләнгән кишәрлекнең гомуми мәйданы 500 кв. метр тәшкил итә.
ТР Экология министрлыгы белгечләре җир асты байлыкларыннан файдалану һәм җир асты суларын чыгару турында 4-ЛС статистика хисап формасы буенча мәгълүматлар тапшырылмавын ачыклады.