Баулы районындагы предприятиегә экологик хокук бозулар өчен штраф салынды

2025 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе

Экология министрлыгының Ык буе идарәсе инспекторлары Баулы районында предприятие тарафыннан берничә хокук бозу очрагын ачыкладылар. «Александровский биотехнологический комбинат» ҖЧҖ түбәндәге хокук бозулар өчен җаваплылыкка тартылды: су объектыннан тиешле рөхсәтсез файдалану, объектларны һәм корылмаларны эксплуатацияләгәндә экологик таләпләрне үтәмәү, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган объектларны дәүләт исәбенә куюга гариза бирү бурычын үтәмәү, җирләрне бозу, шулай ук су объектларын саклауга карата, үтәлмәве аларны пычратуга китерергә мөмкин таләпләрне үтәмәү.

«Александровский биотехнологический комбинат» ҖЧҖ вазыйфаи затына 77 мең сум күләмендә административ штраф билгеләнде. Моннан тыш, дәүләт исәбенә куюга гариза бирү бурычын үтәмәү сәбәпле, комбинатка дәгъва җибәрелде. Дәгъва үз вакытында үтәлмәгәнлектән, экологлар Баулы шәһәр судына дәгъва гаризасы юлладылар. Суд экологларның таләпләрен хуплады, һәм юридик зат предприятиене исәпкә куюны 2025 елның 17 октябренә кадәр башкарырга тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International